ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләде.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле Югары Ослан халкы !

Барлык катнашучыларны Багай авыл җирлегенең отчет җыелышына чакырабыз

ул 2019 елның 19 гыйнварында Багай мәдәният йортында 10 -00 сәгатьтә узачак.

 


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы башлыгы исеменнән юбилярны рәхмәт хатын,  Кайбыч муниципаль районы Финанс-Хисап палатасы рәисе Александр Кучумов  котлады һәм шулай ук котлауларга  Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды. Юбиляр район җитәкчелекләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.

 


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа елда безнең хыялларда булган могҗизәләрнең кабул ителеуен телибез, барыбызда исән-сау булыйк.
Бу ел якты мизгелләр, чикләнмәгән уңышлар, яхшы фикерләр һәм кызыклы вакыйгалар елы булсын!


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 31 декабрендә, Багай авыл җирлегендә мәдәният йортларында бал-маскарад узачак, барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз! Араслан, Багай, Салтыган авылларында 19: 30 сәгатьтә башлана.Соңыннан Яңа ел лотерея билетлары уйнатыла.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бу безнең уртак бәйрәмебез! Барлык ватандашларыбызны бу истәлекле көн белән котлыйбыз һәм барлык уңышлар телибез, ә иң мөһиме-безнең илнең Төп Законы тайпылышсыз үтсен һәм һәр Россия гражданины үз киләчәгенә ышана алсын иде. Бәйрәм белән!


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Багай авылында  Усанова Валентина Александровна вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бассейнда коенып, хатын-кызлар бик күп уңай заряд алдылар һәм бассейнга даими йөриячәкне хәл иттеләр. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова транспорт белән әлеге файдалы чарага баруны тәэмин итәчәк, дип ышандырды.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова Жиренкова Лидия Григорьевнаны өйләренә барып хәлләрен белеште,  ул көтелмәгән визитка бик шат иде,  сөйләшкәндә авыр сугыш еллары турында искә төшерде ничек инвалид балага исән калу өчен ачлыктан салкыннан көрәшергә туры килгән .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International