ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2020 ел
шимбә

Пенсия фонды пенсия һәм социаль түләүләр рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен июль ахырына кадәр озайта

 

          Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия фонды пенсия һәм посбиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълуматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү  дә ай ахырына  кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.

 

Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү

 

          Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Әлеге төр гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта пенсия гражданнарның ризалыгы буенча Пенсия фондының мәгълумат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълуматларга таянып билгеләнә.

          Пенсия яшенә җитеп килгән гражданнарның шәхси лицевой счетларына хезмәт стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алынучы страховой булмаган периодлар турындагы мәгълуматлар туплау да Пенсия фондының территориаль органнарында  вакытыннан алда әзерлек эшләре алып барылу хисабына башкарыла. Бу исә агымдагы елның апреленнән июленә кадәр күпчелек пенсияләрне читтән торып билгеләргә мөмкинлек бирә, димәк  пенсионерга клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.     

 

Пенсияне телефон аша дистанцион билгеләү

 

          Кешенең пенсия тәләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта Пенсия фондының территориаль органнары, аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгын алалар, бу факт махсус актка теркәлә. Әлеге документ нигезендә пенсия билгеләү буенча гариза языла һәм аны билгеләү процессы эшли башлый.

 

80 яше тулган гражданнарның пенсияләрен проактив арттыру

 

          Билгеле булганча, 80 яше тулган пенсионрлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Быел аның күләме 11 372,5 сум тәшкил итә. Апрельдән июль ахырына кадәр фондның территориаль органнары 80 яше тулган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы пенсионрларны проактив рәвештә ачыклыйлар. Бу эш пенсионерларга пенсиянең файдалырак вариантын куллануны ачыклау максатында башкарыла. Пенсиянең аерым төрен билгеләү турындагы карар пенсионердан дистанцион юл белән алынган ризалык нигезендә чыгарыла.

 

Инвалидларга пенсия билгеләү һәм пенсия түләү вакытын озынайту

 

          Инвалидлык буенча пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләрне Пенсия фонды инвалидларның Федераль реестры мәгълуматлары нигезендә билгели. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза язарга гына кирәк була, калган барлык мәгълуматлар реестрдан алына.

          Инвалид гаризаны да электрон юл белән җибәргән очракта, пенсия түләүне рәсмиләштерү тулысынча дистанцион юл белән башкарыла. Болардан тыш 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең дә вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча барлык процедура, инвалидны медик-социаль экспертиза бюрасына китереп тормыйча, медицина учрежденияесе документлары нигезендә башкарыла.

          Инвалидлыкны озайту да читтән торып башкарыла. Тикшерелү нәтиҗәләре буенча кабат каралу вакыты  җиткән көннән инвалидлык, пенсия һәм башка түләүләр алуга хокук кебек, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.

 

Ышаныч кәгазе буенча түләүне озайту

 

          Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, Закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Июль ахырына кадәр әлеге тәртип тә туктатыла һәм пенсия алу факты расланмыйча, ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү дәвам иттерелә.

 

Пропискасы булмаган пенсионерларга пенсия түләүне озайту

 

          Россиядә даими пропискасы булмаган  пенсионерларга социаль пенсия түләнә. Закон буенча, пенсия билгеләү өчен пенсионер, яшәү урынын күрсәтеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Пенсия алуга хокукны югалтмас өчен, гариза  елга бер тапкыр язылырга тиеш. Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатыла, пенсионерларга Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәкми.

 

Ана капиталы хисабына айлык түләүләрне озайту

 

          Ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә бу айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1 октябрьдә чыккан очракта, акча автомат рәвештә күчереләчәк.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне символы ромашка чәчәге.  Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Юбилярларны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, котлау сүзләренә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды, юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Алар район җитәкчелегенә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде


3
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.

3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар уйдырма хәбәр тарата.

          Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән  16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан  түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!

           Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

 www.vk.com/pfr_rt,

 www.facebook.com/pfrrt,

 www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

 www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

16 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекун яисә попечительләргә, 16 яшькә кадәрге баланы уллыкка алучыларга июль аенда балаларның һәркайсына унар мең сум акча түләячәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указы нигезендә бу акча агымдагы елның апреленнән һәм июнь аеннан 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга ун мең сум күләмендәге акчалата түләүләргә өстәмә рәвештә бирелә.

         Әлеге өстәмә ярдәмнең үзенчәлеге шунда: бу акчаны түләүне сорап, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды, 5 һәм 10 мең сум түләү турындагы карарларга нигезләнеп, түләүне рәсмиләштерә һәм акча күчерә.

         “Моңа кадәр 3 яше тулмаган балаларга 3 ай дәвамында 5 әр мең сум, 16 яшькә кадәрге балаларга берьюлы түләнә торган 10 мең сум акчаны алган ата-аналар һәм әлеге категория балаларның опекуннары бу төр акчалата ярдәмне автомат рәвештә алачаклар, Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

      Әлегә кадәр 3 яшькә кадәрге яки 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акча түләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрдәге балаларга 10 мең сум өстәмә акча әти-әниләр яки опекуннар беренче төр ярдәмне сорап язганнан соң гына түләнә. Моңа кадәр әле 3 айдан артык вакыт бар, гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гариза буенча уңай карар чыгарылган очракта өстәмә 10 мең сум акча бернинди тоткарлыксыз күчерелә.

        Кабат искәртәбез, 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, акча автомат рәвештә күчерелә.

     Әти-әниләргә ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар һәм җаваплар урнаштырылган.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

1941 елның 22 июнендә-Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе-Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне барысы да искә төшерәчәкләр һәлак булган, фашистлар тоткынында күмелгән, тылда ачлыктан һәм салкынлыктан үлүчеләр. Бу фаҗигале дата Ватаныбыз гражданнары хәтерендә мәңгегә калачак. Сугыш совет гражданнарының 27 миллионнан артык гомерен өзде. Илебезне һәм аның халкын саклап, һәлак булганнар истәлегенә миллионнарча кеше үз йортлары тәрәзәләрендә яндырылган шәмнәр куйдылар, һәлак булганнар мемориаллары янында туганнар каберләрендә, Хәтер шәмнәрен кабызу-ул Ватаныбыз өчен һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтү. Без ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, изге бурычларын үтәгәннәрнең барысына да кайгырабыз.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы һәм кунаклары! Сезне Россия көне белән котлыйбыз! Илебезнең бөеклеге һәм куәте тетрәндерә һәм хөрмәт уята. Һәр гражданинның күңелендә туган илгә мәхәббәт өчен урын булсын. Ата-бабаларыбызның рух көче үсеш һәм иминлек алып килсен, бөек казанышлар һәм матур киләчәккә ышаныч бирсен. Россия җиренең юмартлыгы, муллык һәм һәр йортка тынычлык һәм шатлык китерсен! Сезгә бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телибез.

Салтыган авылында тыл хезмәтчәне Гимадеева Фатыма Шигап кызы вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.

Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.

 

Хезмәткә яраксыз кешене караган эшләүче гражданнарга компенсацион түләү.

Хезмәткә яраксыз гражданны (1 төркем инвалид - тумыштан 1 төркем инвалидлардан башка - дәвалау учреждениясе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәр) караган өчен компенсацион түләү билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаилә членнары булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәүләре искә алынмый.

Компенсацион түләү аена 1200 сум тәшкил итә. Акча хезмәткә яраксыз гражданның пенсиясенә өстәп түләнә.

 

Инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучыларга айлык түләү.

Айлык түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә.

Айлык түләү түбәндәге күләмдә бирелә:

- әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә)- 10000 сум;

-  башка затларга 1200 сум.

Компенсацион яисә айлык түләү гражданин тиешле барлык документлар белән хезмәткә яраксыз кешегә пенсия билгеләү һәм түләүче органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен гражданнарның бу төр түләүгә хокуклары булу шарт.

Шунысын искәртү урынлы, 1 төркем инваладны, инвалид баланы, яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән периодның һәр елы өчен пенсион коэффициент 1,8 күләмендә иминият стажына исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Компенсацион һәм  айлык түләү хезмәткә яраклы эшләүче кешегә хезмәткә яраксыз кешене караган чорда карауга алган һәр гражданин өчен билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына  социаль ярдәм алалар.

Компенсацион яисә айлык түләүләр инвалид баланың яисә бала чактан 1 төркем инвалидларның пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә 1 төркем тнвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки компенсация эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.

“Үзмәшгүль” буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсион иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки 1 төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.

Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды Идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы аша хәбхр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктату турында да Шәхси кабинет шул ук юл белән хәбәр ителә.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Юбилей көнендә Кайбыч районы башлыгы исеменнән котлауны рәхмәт хатын, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев тапшырды шулай ук котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова кушылды. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм иминлек теләделәр. Юбиляр район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы һәм игътибарлыклары өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International