ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2021 елның 13 октябрендәге  987н номерлы боерыгы белән бала туу турындагы таныклыкка яңа таләпләр кертелә.

2022 елның 1 мартыннан бала туу турында медицина таныклыгын электрон рәвештә алырга мөмкин.

Боерык нигезендә, мондый таныклык алучының ризалыгы белән электрон рәвештә төзелә, ул шулай ук электрон документ рәвешендә туу турында медицина таныклыгы эчтәлеген раслый торган кәгазь чыганакта документ әзерләүне соратырга хокуклы.

Шулай ук, таныклыкта, шул исәптән, мәҗбүри тәртиптә бала анасының шәхесен раслаучы документы, СНИЛС һәм ОМС полисының мәгълүматлары, шулай ук баланың фамилиясе күрсәтелә.

Моннан тыш, боерык белән туу турында медицина таныклыгын бирү тәртибе актуальләштерелде, һәм мондый таныклыкның электрон документ формасы  электрон медицина документлары реестрында теркәлгән көнне бердәм дәүләт хезмәтләре порталында ата-ананың берсенең шәхси кабинетына җибәрү юлы белән бирелүе каралган.

Документ ГХАТ органнары тарафыннан баланың тууын дәүләт теркәвенә алу өчен нигез булып тора.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

   Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала. Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

    Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.

    Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие  төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә  гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.

    Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге

   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru


1
апрель, 2022 ел
җомга

 

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы ! Татарстан Республикасында ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Икеайлык чорында торак пунктлар, ишегаллары һәм биналар территорияләрен чистартуга һәм төзекләндерүгә, чәчәкләр, агачлар һәм куаклар утыртуга, елга һәм сулыклар ярларын чистартуга, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Барыгызны да төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүләрен һәм өмәләрдә катнашуларын сорыйбыз!


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре артачак.

        Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

        2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның  шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде.

        Россия Президентының 2021 елда яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр  8,6%ка индексацияләнә.

        Татарстанда  апрель индексациясе социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 80 мең артык пенсионерга кагылачак.

        Хәрби хезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.

         Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе билгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә.

         “Инвалидлык буенча социаль пенсия алучы эшләүче пенсионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. Рәсми эшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерны индексациядән генә түгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүм итә, чөнки  пенсионерның эшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды  идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru                                                                                        

       www.vk.com/pfr_rt,   

      www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

 


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде.

Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм  хезмәт стажын раслаучы төп документ.

          Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын  сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

          "Электрон хезмәт кенәгәсенең  төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

            Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

           Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

           Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда  бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

           Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие.

         Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

         Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.

         Түләү күләме  уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага  8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум  тәшкил итә.

          "Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар  хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

         Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Документларның - уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.

          Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннән соң  10 эш көне узганчы чыгарыла. Пенсия фондына оешмалардан белешмәләр яки  мөрәҗәгать итүчедән  түләүгә хокукны раслый торган документлар килеп җитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

          Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

    https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  

Февральдә арткан пенсияне гыйнвар өчен тиешле өстәмә түләүләр тулыландырды

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе  эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән  соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саен алачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен тиешле аерма кушылган өстәмә түләү (доиндексация) алган. Мартта пенсия инде гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

          Индексация ике этапта узды. 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты тәкъдиме буенча йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.

         Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен ПФР сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәгә заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки белешмә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы  мөһер белән расланган. Белешмәне бастырып алырга да мөмкин.

        Исегезгә төшерәбез, индексациядән соң һәр пенсионерның  пенсиясе ул элек алып килгән пенсия  күләменә бәйле рәвештә арта.

 

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

    https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанлылар пенсия күләме турында белешмәне читтән торып сората алалар.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.

Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - ул Пенсия фондының иң еш сорала торган  хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү  мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе  һәм расланган исәп язуы булу җитә.

       Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен, Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында "Шәхси кабинет"ка керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак.

Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен  күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Пенсия фонды аша башкарылучы  түләүләр (пенсияләр күләме, ЕДВ, карау буенча компенсация түләүләре) турында белешмәләр кирәк булган оешмалар  кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон хезмәттәшлек каналлары буенча соратып ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Гражданнарга  халыкны социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга тапшырырга кирәкле белешмәләр алу өчен Пенсия фондынының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Сорауларга җавапларны гражданнар белән хезмәттәшлекнең Бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин - 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan 

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

    https://www.instagram.com/pension_fond_rt/  

Хөрмәтле Багай авыл җирлеге халкы!

Иртәгә, 10 март көнне 10.00 сәгатьтә Багай мәдәният йортында Кайбыч районы прокуроры Алмаз Ринат улы Сөләйманов гражданнарны кабул итә.

Кабул итүгә эләгергә теләүчеләр алдан языла алалар.


8
март, 2022 ел
сишәмбе

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне!

Бу якты яз бәйрәмендә чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйсым килә һәм иң мөһим һәм кыйммәтле әйберләр: сәламәтлек, мәхәббәт һәм гади кеше бәхете телим. Өйдә һәрвакыт җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын, шатлык-куанычлар тулы булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International