01.02.2020 елда Багай авыл җирлегендә район башлыгы катнашында авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл җирлеге халкы 110 кеше, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Рушания Фаритовна узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2020 елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде. Оешма җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирделәр. Төрле проблемалар буенча фикер алыштылар, халык үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Ахырдан район башлыгы Рәхмәтуллин А.И. авыл җирлеге эшен уңай бәяләде.
Хөрмәтле авыл халкы! Сезне Багай авыл җирлегенең хисап җыелышына чакырабыз 2020 елның 1 февралендә 09-00 сәг. Күрше авыллардан китерү оештырылачак. Анда район башлыгы һәм бүлекләрнең барлык башлыклары, агрофирма вәкилләре дә катнаша ала. Концерт программасы белән Кайбыч мәдәният йортыннан киләчәкләр.
Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгүль гражданнарның пенсия хокукларының (иминият стажы һәм пенсион коэффициент) бары мәжбүри пенсия иминиятләштерүгә күчерелгән иминият взносларын исәпкә алып кына формалаштырылуын исегезгә төшерә.
Шунысын да искәртү урынлы – узмәшгүль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы.
Теркәлү үтү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәжәгать итәргә кирәк. Үзегез белән гариза, паспорт һәм салым органыннан «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы буларак теркәлү турында белешмә алып килергә кирәк.
«Пенсия фондына иминият взнослары түләүнең күләме чикләнмәгән, әмма 2020 елда ул 256185, 6 сумнан артырга тиеш түгел», - дип искәртте Россия Пенсия фондының ТР буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Кабат искәртәбез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә взнослар күчерелгән периодлар гына кертелә.
Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән кимрәк булмаган очракта иминият стажына бер ел булып кертелә.
Ә түләнгән взнос күләме фиксацияләнгән суммадан кимрәк булса, иминият стажына кертелгән период түләнгән суммага пропорциональ була.
2020 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взносының күләме 32448 сум тәшкил итә.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Ре
23 гыйнвар көнне Салтыган авылыннан Илдус Фәйзрахман улы Шәрәфуллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 жэй һэм 60 яз гына. Йөзлэреңдэ нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жэе генэ. Эле аның көзе дэ, кышы да, кабат эбилэр чуагы да булыр. Сиңа бездэн бер генэ телэк — саулык, э тэн сихэтлеге ул — озын гомер, шатлык, бэхет һэм күңелеңдэге илаһи нур тамчысы.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.
Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия:
- 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар;
- 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар.
Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата.
Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт.
Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми.
«Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
14 гыйнварда барысы да Иске Яңа елны билгеләп үтәләр. Бу тылсымлы бәйрәмдә сезне чын күңелдән тәбрик итәм, һәм барлык хыялларның, изге теләкләрнең быел тормышка ашуын телибез. Сезне күңелле сюрпризлар һәм шатлыклы очрашуларын, уңыш, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм мәхәббәт көтсен! Иске ел үзебелән барлык проблемаларны һәм хәл ителмәгән бурычларны алып килсен, тормыш яңа, якты төсләр белән балкып торсын. Яңа елда Тынычлык һәм күңел гармониясе алап кильсен !
7 гыйнвар көне Россиядә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә ул иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе. Без телибез һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Кичә Араслан авылында Наталья Николай кызы Груздева җирләнде. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.
Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа елда ниятләнгән планнарыгызның үтәлешен, катлаулы хәлләрне искиткеч хәл итүен телибез. Телибез дингезле мәхәббәт, сәламәтлек барысына да, тормышта җиңеллек. Без барыбыз да могҗизаларга ышанабыз, ә алар безне әйләнә-тирәбездә. Яңа елда сезгә уңышлы башлану һәм уңышлы дәвам итү телибез!
Әти-әнисен бәяләп бетергесез хәзинә тууы белән котлыйбыз! Ул сәламәт, акыллы, бәхетле кеше булып үссен! Ныклы сәламәтлек нәнигә һәм әнигә!