ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!
Ана капиталына хокукы булган 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләүне оештыру турында тулырак мәгълүмат тиздән ТР буенча РПФ бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларыбызда басылып чыгачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Тагын бер кат игътибар итәбез: РПФның территориаль органнарына барырга кирәкми. Гаризалар дистанцион рәвештә, шәхси кабинет (РПФ сайты) һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә кабул ителәчәк.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районында клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин

Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к

Әгәр дә барып булмый икән, кабул итүгә алдан язылып, сайт яки телефон номеры аша язылырга кирәк
8(84370) 2-10-74

Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.

Моннан тыш, районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 8 (84370) 2-10-93 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.

Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.

Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Кайбыч районында клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе
  1. Яна коронавируслы инфекция таралуны булдырмас өчен, сезне САМОИЗОЛЯЦИЯ РЕЖИМЫН (саклануның яхшырак ысулы юк) сакларга өндибез.
  2. Кибетләргә, даруханәләргә барырга туры килгәндә МАСКА һәм   ПЕРЧАТКА киюегез сорала.
  3. Өйгә кайткач, кулларны яхшылап юарга, гаджетларны сөртеп чистартырга (телефоннар, планшетлар һ.б.).

Аяккиеме белән өске киемне өйгә алып кермәскә.

  1. Үзегезне начар хис итсәгез, медицина ярдәмен өйгә чакыртырга.

Бары тик максималь изоляция режимын үтә үгенәкуркынычсызлыкны гарантияли ала.

Өйдә калыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589  гражданның пенсиясе артачак.

Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче”  билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.

Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.

Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.


27
март, 2020 ел
җомга

Электрон хезмәт кенәгәсе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.

Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак.

Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәт чорлары турындагы барлык мәгълүмат бары электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак.

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.

Шунысын искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт периоды һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән  азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.

“Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен тиешле өстәмә аша карап булачак, бу хәзерге чорда аеруча уңайлы”, - дип искәртеп үтте Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан күпфункцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә ала ала.

Эшкә урнашканда гражданин  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) да юллый ала.

Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15 числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак.

2020 елның 30 мартыннан башлап Пенсия фонды гражданнарны бары тик алдан язылу буенча, шулай ук сайт аша яки 8(84370) 2-10-74 телефон номеры буенча гына кабул итәчәк.

Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районының клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин.

Пенсия фондына бару, мәсәлән, гариза бирү кирәк булган очракта, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша   җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

Игътибар итегез, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк!!!

  Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

      Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша  Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә.

Шулай ук, Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, ПФР сайтының шәхси кабинеты аша алдан язылу сервисыннан  файдаланырга киңәш итәбез.

Моннан тыш, кирәкле консультацияне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгенә 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Татарстан Республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Кайбыч районы (бүлек хокукындагы) клиентлар хезмәтенең кайнар линия телефоны 8 (84370) – 2-10-74.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең тырышлыгыгыз, белемегез, талантыгыз, мәдәниятегез аркасында аның иң яхшы күренешләрендә. Сезгә сәламәтлек, озак еллар иҗади озын гомер, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, иминлек, мәхәббәт телим! Сезнең барлык уйларыгыз тормышка ашсын.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Короновирус турындагы нигезләмә нигезендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алу, волонтерлар тарафыннан коммуналь түләүләр башкарыла. Түләү өлкән кеше акчасы хисабына башкарыла. 
 Ялгыз өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны: 8(84370)2-10-93.
Шалтыратуларны кабул итү вакыты: эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

23 март көнне Багай авылында тыл хезмәтчәне Волкова Елена Федор кызы вафат булды. Багай авыл җирлеге башкарма комитеты, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International