ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанның Социаль фонды йөкле хатын-кызлар һәм балалы гаиләләр өчен бердәм пособие рәсмиләштерүгә якынча 50 000 гариза кабул итте

Бердәм пособие билгеләүне сорап  бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче  гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.

Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын татарстанлыга бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте.

"Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын  соратып 30 дан артык ведомствога запрос җибәрә, алынган мәгълүматлар  эшкәртелә.  Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлеч. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу процесс күбрәк вакыт алырга мөмкин һәм гариза соңрак кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10 - 30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсынын шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Гаиләдә  бала 2023 елга кадәр туган очракта  ата-аналар түләүләрне моңа кадэр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала.  Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм  пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшэү минимумы чикләрендә  түгел, ә ике  яшәү минимумы күләмендә алына)

Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадә , 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүлэр. Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән  яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүлэре зарур. Түләү

 

билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнэ , шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

image

Контакт-центр Отделения СФР по РТ  8 800 6-000-000

Интернет-ресурсы http://sfr.gov.ru

image         www.vk.com/sfr_rt,

image  20150213095025!Îäíîêëàññíèêè   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

12 гыйнвар-Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне

301 ел элек Россиядә Петр I указы белән прокуратура оештырылган. Шуның белән Россия императоры бүгенге көнгә кадәр законнарның үтәлеше сагында торган органга башлангыч салды, ул гражданнар һәм дәүләт хокукларын яклауга хезмәт итә. Бүген, өч гасыр чамасы элек булган кебек, прокуратура дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан һәм гражданнарның үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән якларга тиеш.

Прокуратурага һәркем үз проблемалары белән мөрәҗәгать итә алган бердәнбер дәүләт органы түгел. Күп еллар дәвамында Кайбыч районы прокуратурасы районда законлылыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Без прокурор күзәтчелеге чараларының бөтен потенциалын кулланып йөзләгән гражданнарның хокукларын яклый алдык. Прокуратура хезмәткәрләре хокук мөнәсәбәтләренең төрле өлкәләрендә: социаль һәм икътисадый өлкәләрдә, җинаять суд эшчәнлегендә 550 дән артык закон бозуга чик куйды. Аларның һәркайсы артында конкрет кешеләрнең язмышлары тора. 

Мәсәлән, прокурор протестлары буенча 130 законсыз хокукый акт гамәлдән чыгарылган яки үзгәртелгән, федераль законнарны бозуларны бетерү турында 246 күрсәтмә кертелгән, суд тарафыннан 424 мең сумлык 41 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, прокурор карары буенча 18 зат административ җаваплылыкка тартылган.

Законлылык күрсәткечләренең берсе-гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Узган ел район прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның прокуратура эшенә ышанычының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. 2022 нче елда 200дән артык граждан прокуратурага бозылган хокукларны торгызу өчен мөрәҗәгать иткән, шуларның 140ы язмача. Гражданнарның һәр дүртенче мөрәҗәгате канәгатьләндерелде.

Әйтик, без күргән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычлары түләнде, мөрәҗәгать итүчеләрнең пенсия, Җир һәм башка социаль хокуклары торгызылды.

Шуны да арттырмыйча әйтә алам, район прокуратурасы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе-экстремизм һәм терроризмны профилактикалау. Без мондый күренешләргә юл куярга тиеш түгел! Бу максатларда башка хокук саклау органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән берлектә зур эш башкарылды.

   Узган елда ирешелгән нәтиҗәләр – район прокуратурасы хезмәткәрләре коллективының хезмәт җимеше.

 Прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйм, аларга киләчәктә эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, шәхси бәхет һәм иминлек телим.  

 

Кайбыч районы прокуроры    А. Р. Сөләйманов 


7
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Раштуа бәйрәме белән!

7 гыйнвар көне  Россиядә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә ул иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе. Без телибез һәр йортка  шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен иде!


31
декабрь, 2022 ел
шимбә

Яңа ел белән котлыйбыз! 

Ап-ак карлар явуы тормышның чиста битләренә әйләнсен! Сезгә ныклы сәләмәтлек, шатлык һәм могҗизалы рухның ел буена урнашуын телим.
Барлык хыяллар чынга ашсын!


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе пенсия һэм социаль иминиятлэштерү

фондының Татарстан бүлекчәсен Эдуард Вафин җитәкләячәк

        Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.

         Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген Эдуард Яфас улы Вафин 2000 елда башлады һәм төбәк ведомствосы башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгәнче бүлекчә эшчәнлегенең барлык җаваплы баскычларын үтте: икътисадый бүлекнең әйдәп баручы белгече, бюджет бүлегендә финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Пенсия фонды Идарәсенең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе башлыгы, бүлек   идарәчесенең беренче урынбасары булып эшләде. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.

        Эдуард Яфас улы икътисад фәннәре кандидаты  дигән гыйльми дәрәҗә иясе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр һәм уку әсбаплары авторы, Россия Пенсия фонды Идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәтенең  Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән .

       Эдуард Вафинның яңа вазыйфасы -  һөнәри эшчәнлегенең, дөрес стратегия һәм  идарә төпле карарларының закончалыклы баскычы ул.  Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең күп еллар дәвамында дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты буенча лидерлык позицияләрен саклавы - шуларның уңай нәтиҗәсе .

        Исегезгә төшерәбез, Россиянең бердәм социаль фонды үз эшен 2023 елның 1 гыйнварында башлаячак. Фонд Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берләшү ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең  тулы дәвамлылыгын күздә тота. Яңа фонд эшчәнлеген гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, ярдәм чараларын тизрәк һәм уңайлырак күрсәтүгә юнәлдерәчәк.

          Эдуард  Вафин турында белешмә: 1979 елның 1 маенда туган. Инженер һәм балалар бакчасы хезмәткәре гаиләсендә туып үскән. Өч югары белеме, бик яхшы билгеләренә тәмамлаган өч дипломы бар. 33 китап, шулай ук бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр хезмәтләрендә басылып чыккан 181 публикация авторы.

 

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 600 00-00

Балалар пособиеләрен һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда түләү

 

        Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә балаларга һәм авырлы хатыннарга декабрь ае өчен тиешле  пособиеләр вакытыннан алда, яңа  ел бәйрәмнәренә кадәр түләнәчәк.   Ярдәм чараларын кредит учреждениеләре аша алучы гражданнар да түләүләрне  вакытыннан алда алачак.

       Балаларга һәм йөкле хатыннарга вакытыннан алда түләүләр түбәндәгечә башкарылачак:

        2023 елның  эш көне булмаган  3 гыйнвары өчен  быелның 29 декабрендә пособие алучылар счетларына түбәндәге айлык түләүләр керәчәк:

- йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатыннарга;

- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга;

- яшь ярымга кадәр баланы карау буенча эшләмәүче ата-аналарга;

- чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр балаларына.

        Түләүләрне “Россия почтасы" бүлеге аша пособие алучыларга ай саен түләнә торган пособиеләр  график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр түләнәчәк.

        Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр:

 "Картлык буенча иминият пенсияләре гыйнвар өчен эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы 4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән”, - дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

          Кредит учреждениеләре аша пенсияләр  билгеләнгән график буенча - 2023 елның 12 гыйнварыннан соң башкарылачак.

          "Россия почтасы" бүлеге аша пенсияләр һәм социаль түләүләр гадәти график буенча түләнәчәк. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак. Җибәрү датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

ИГЪЛАН

Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан җылыту сезонында энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» һәм гражданнарны көн саен кабул итү оештырылды.    «Кайнар линия» номеры (884370) 2-10-64, кабул итү көн саен Дүшәмбедән җомгага кадәр, Кайбыч районы прокуратурасының оператив хезмәткәре, адрес буенча; Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 11     Шулай ук Татарстан Республикасы прокуратурасының хокукый агарту телеграм каналында түбәндәге сылтама буенча кызыксындырган мәгълүматны һәм аңлатманы алырга мөмкин: t.me/rtprok.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанда меңләгән мәктәп укучыларының ата-аналары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиене  максималь  күләмдә ала

             8 яшьтән 17 яшькә  кадәрге балаларга айлык  пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына  максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.

            Пособиене  рәсмиләштерү  шартлары  буенча түләү, ата-аналарның керемнәренә карап, 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% куләмендә булырга мөмкин. База күләмендә пособие билгеләгәч тә (яшәү минимумының 50% ) гаиләдә бер кешегә керем  уртача  яшәү  минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әлеге куләмдә пособие билгеләгәч тә гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, Пенсия фонды пособиене максималь күләмдә -  регионда  яшәү минимумының 100% ы күләмендә билгели.

           Пособие билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән беррәттән гаиләнеке булган мөлкәтне дә үз эченә ала.

           Пособиене рәсмиләштерү процедурасы гади. Күпчелек очракта түләүне рәсмиләштерү өчен  гариза бирү дә җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары һәм ведомствоара хезмәттәшлек аша раслый.

           Гаризаны  дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар кабул итү офисларында тапшырырга мөмкин.

          Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга Бердәм пособие кертелә, ул гамәлдәге алты төр ярдәм чарасын берләштерәчәк (бала тууга яисә уллыкка алуга бәйле түләүләр, бала 3 яшькә җиткәнчегә кадәр түләүләр; 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр).

           Ата-аналарның керемнәренә карап, пособие күләме дифференциацияләнгән: ул  төбәктә  яшәү минимумының: 50%, 75% яки 100%.ы күләмендә билгеләнә. Хәзер  3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособиеләр әлеге кагыйдәләр буенча түләнә.


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Прокуратура хәбәр итә. Кайбыч районында исерек килеш мотоцикл белән идарә иткән 32 яшьлек ир-ат хөкем ителгән

Кайбыч районы прокуратурасы Рус Ябалак авылында яшәүче 32 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

            Суд, ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (исерек хәлдә булган, исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган транспорт чарасы белән идарә итү).

Судта хөкем ителүче 2022 елның 2 сентябрендә исерек килеш «Урал»мотоциклы руле артына утырган дип билгеләнә. Тукай урамында Кече Кайбыч авылында транспорт чарасын полиция хезмәткәрләре туктата. Документларны тикшергән вакытта мотоциклчының элегрәк исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылуы ачыклана.

Ир үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Суд карары законлы көченә керде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


10
декабрь, 2022 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы 2 миллионнан артык салым бурычы булган авыл хуҗалыгы предприятиесенең милкен кулга алуны санкцияләде

Кайбыч районы прокуратурасы Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычын үтәү өлешендә салым законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде.

РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче мөлкәтенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән генә башкарыла.

Арест салу-салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү һәм салым бурычын тәэмин итүнең эффектив механизмы. Бюджетларга мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә мөлкәтне кулга алу алына.

Тикшерү күрсәткәнчә, "Кубня" агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 2 млр. 835 мең сумлык салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) бурычы бар.

Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә 2 млр. 676 мең сумга арест салу турындагы карарын санкцияләде.

Мөлкәтне кулга алу, аны сату һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

Прокурор Урынбасары  Ф.Ф.Хафизов

 

с. т . 89178941910


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International