Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Багай авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
АРУ
Идарә итү органнары
Шәһәр төзелеше
Район тормышы
Дәуләт муниципаль хезмәт күрсәтүләре
Коррупциягә каршы эш
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Документлар
Башкарма комитет карары
Авыл Советы башлыгы карары
Совет карары
ХАЛЫК ҖЫЕНЫ КАРАРЫ
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Обратная связь
Бюджет
Авыл җирлекләре
Багай авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
9
май, 2026 ел
9 майда Багай авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды
9 майда Багай авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды 9 майда Багай авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Авыл халкы, мәктәп укучылары һәм ветераннар һәлак булган геройларны искә алу һәм Җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерү өчен мемориаллар янына җыелдылар. Митинглар бер минут тынлык белән башланып китте. Һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар салынды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясады . Анда Мәскәүдән килгән кунаклар да бар иде. Митинг тәмамлангач, җыелганнарның барысын да солдат боткасы белән сыйладылар.
7
май, 2026 ел
Өмә
Өмә Җиңү көне алдыннан Багай авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният, ФАП хезмәткәрләре һәйкәл янындагы территорияне тәртипкә китерделәр.
5
май, 2026 ел
Багай авыл җирлегендә бюджет хезмәткәрләре баганаларны агартуга чыктылар.
Багай авыл җирлегендә бюджет хезмәткәрләре баганаларны агартуга чыктылар. Бүген Багай авыл җирлеге территориясендә өмә узды, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Багай, Араслан, Салтыган авыллары юллары буендагы баганаларны агарттылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз